*Рамазан тәмам, бәйрәмнәр дәвам итә*!

*Рамазан тәмам, бәйрәмнәр дәвам итә*! 

 Бу уңайдан мәчетләр вәкиллек вазифасын үтәп, әлеге җыелган сәдакалар хисабына мәчеттә мохтаҗлар өчен мәҗлесләр оештыра. Менә шуның беренчесе Җәмигъ мәчетендә 6 июньдә булып узды. Мул табын 100 кешелек әзерләнгән иде. Анда төрле физик мөмкинлеге чикле кешеләр – чукраклар, сукырлар һәм башкалар, әбиләр һәм бабайлар бар иде. Алар мондый сый-хөрмәткә бик риза булып, рәхмәтләрен әйтеп сыйланды. «Бисмилла» әйтеп хәләл ризыклардан әзерләнгән аш-су, бәлешләр һәркемгә бик ошады. Мәчет ашханәсендә, гадәттә, ризык бик тә тәмле була. – Мондый мәҗлесләрне без тагын берничәне уздырачакбыз әле, – диде Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин...

https://vk.com/away.php?to=http%3A%2F%2Fyashel-uzan.ru&cc_key=